«Татарча ТНВ»: ведущая из «Лабутенов», сохранение золотой середины двуязычия и «Горячий хит» / «ТНВ каналы тулысынча татар теленә күчми, әлегә икетелле булып кала»

«Татарча ТНВ»: ведущая из «Лабутенов», сохранение золотой середины двуязычия и «Горячий хит» / «ТНВ каналы тулысынча татар теленә күчми, әлегә икетелле булып кала»

В сентябре стартует новый телевизионный сезон. Какие изменения произошли на телеканале «ТНВ» в рамках татароязычного вещания, на встрече с журналистами рассказал заместитель генерального директора, главный редактор ТВ Данил Гиниятов. Какие новые программы будут в новом сезоне и почему вернули некоторые старые программы, узнал из первых уст корреспондент «Реального времени».

Больше спектаклей, медиаобзор и снова «Здравствуйте»

Ежегодно в сентябре начинается новый телевизионный канал, именно тогда запускаются новые проекты и происходят изменения в программе телеканалов. Телеканал «ТНВ» не исключение. По словам Данила Гиниятова, заместителя генерального директора, главного редактора ТВ, в этом сезоне произошло даже больше изменений, чем обычно. Руководитель связывает это с переходом на линейное вещание, когда с понедельника по пятницу идут практически одни и те же программы и новые проекты, даже те, которые есть, обновляются, — это рост, и объем очень большой.

— Меняется утренний формат по контенту на татарском языке «Манзара», по рубрикам — появляются новые рубрики, и должная появиться колонка редактора, которую мы сегодня обсуждали с корреспондентами. То есть будут обсуждаться татарские журналы и газеты, а их представители будут выступать в программе по интересным темам, — рассказывает Гиниятов. — И программа «Народный будильник», где было больше интерактива, будет переформатирована в дальнейшем в программу «Здравствуйте», которая будет в другом формате: музыкально, так скажем, информационно-развлекательном характере, состав команды остается тем же.

Кроме того, спикер отметил, что возвращаются некоторые программы. Так, вернется программа «Кайнар хит» с новой ведущей (раньше она называлась «Музыкаль дистэ»), это рейтинг музыкальных клипов. «Возвращаются в сетку татарские телеспектакли, которые будут проходить каждую субботу. Возвращается «Жырлыйк эле!», эта программа была такой народной, что телезрители даже звонили и спрашивали, вернут ли ее, что тоже повлияло на возвращение программы», — рассказал Гиниятов.

Горячая десятка по-татарски

Что касается «Кайнар хит», то она имеет формат радийной передачи. «В течение недели за 10 хитовых песен голосуют в радио-формате; в конце недели зрители голосуют уже через экран — голоса суммируются и выявляются очки исполнителей», — поясняет Гиниятов. Потом эти участники «Кайнар хит» уже выступают на концерте « Болгар радиосы концерты », а следующая стадия — это награждение абсолютных победителей премией «Болгар радиосы». «Теперь это цепочка связанных программ, тогда как раньше не было такого плотного взаимодействия, раньше вечерний концерт был в другом формате, не связан, а тут три ступеньки таких», — отмечает собеседник.

Несмотря на то, что некоторые передачи закрылись, их заменили новыми. Например, «Мэдэният доньясында» заменит «Ком сэгате».

«Новый молодежный проект ток-шоу «Таяну ноктасы» сменит передачу «Яшьлэр онлайн». Открывается проект «Песочные часы» («Ком сэгате») — это портретный жанр, часовое интервью с представителями интеллигенции и политической сферы не только Татарстана, но и живущих за пределами Татарстана татар, хорошо владеющими татарским языком, которым есть, что сказать. И развлекательной вечерней программой станет «Болгар концерты»; концертный вариант проводится и записывается в «Пирамиде», из этого продукта мы делаем телевизионный формат — часовые концерты каждую неделю», — объяснял топ-менеджер «ТНВ».

Все в рамках предыдущего бюджета

Изменения также коснулись религиозного формата передач: теперь религиозные передачи, как «Диндэ хаят», будут выходить еженедельно в качестве рубрики программы «Насыйхат» с большим блоком о религии.

Относительно бюджета программ Гиниятов пояснил, что бюджет остался неизменным: «он просто кочует из одной программы в другую». Соотношение татарского и русского языков по сравнению с прошлым сезоном не изменилось и составляет также 50% на 50%. «Даже в субботу и воскресение у нас татарских программ намного больше стало, чем русских; каждую субботу в дневное время у нас стоит татарский спектакль», — говорит он. По словам Гиниятова, за последние три месяца были записаны семь татарских спектакля, а еще четыре было записано ранее, но у них не было прав на трансляцию. И сейчас в портфеле «ТНВ» больше 10 новых спектаклей.

Переход «ТНВ» полностью на татарский язык пока не планируется

Отдельно в ходе общения был поднят вопрос с кадрами для национального телевидения.

«Кадров всегда не хватает, особенно татароязычных, — сетует Гиниятов. — Мы работаем и с журфаком, и сами воспитываем. Например, из редакции «Яшь «ТНВ» прорастают новые кадры. Также мы работаем с КГУКИ относительно режиссеров и операторов», — объяснял Гиниятов.

Из новых лиц назвали ведущую Айсылу Габдинову («Кайнар хит»), которая сама является певицей. По словам Гиниятова, она знакома зрителям как исполнитель татарской версии песни группы «Ленинград» «На лабутенах» — « Алабута ». Она ранее вела несколько программ «Поем и учим татарский язык» (это детские программы) и из нее уже перешла в «Кайнар хит».

Отвечая на вопрос журналистов о переходе «ТНВ» полностью на татароязычное вещание, Гиниятов ответил, что «пока на повестке дня этот вопрос не стоит», считая его достаточно щепетильным.

— Для зрителей, я думаю, это хорошая идея, потому что легче смотреть одноязычный канал, чем двуязычный. Но с другой стороны, надо помнить, что нас смотрят татары, не владеющие татарским, и мы же им даем программы, которые идут на русском, но о татарах — это ведь тоже плюс, и это надо учитывать. Если мы останемся только на татарском языке, то будут ли другие каналы выпускать такие программы о татарах на русском языке? — говорит он.

«Татарстан – Яңа гасыр» яңа сезонга әзерләнә. Канал җитәкчесенең урынбасары Данил Гыйниятов эфирда татарлыкның кимүен таныса да, моны вакытлыча күренеш дип ышандырырга тырышты һәм сайлау чоры белән аңлатты.

Берничә ай дәвамында ТНВ каналында тетрәнүләр дәвам итә. Генераль директор урынбасары Миләүшә Айтуганова эштән китеп, аның урынына Мәдинә Тимерҗанованың килеп утыруыннан соң әле “Татарстан хәбәрләре” тапшыруы үзгәрә, әле бер-бер артлы журналистлар китә, әле татар тапшырулары ябыла. Социаль челтәрләрдә бу хакта фикер алышулар күп. Миләүшә Айтугановадан соң татарлык бермә-бер кими башлады дигәнне укырга мөмкин.

Төрле имеш-мимешләр дә, тәнкыйть тә күп. Үз өендәге хәлләрне күршедән ишеткәнче, дигән әйтемне күздә тотып, ТНВ җитәкчелеге җәмәгатьчелеккә татар тапшыруларының ябылуы хакында аңлатма бирергә кирәк дип тапты. Зурлап матбугат конференцияләре оештырылмады. Бу хакта сөйләшү аулаграк форматта узды. Очрашуга бары тик татар журналистлары килгән иде, алары да сайлап алынган дигән хис туды. Әледән-әле камчылап торган каләм ияләре дә бу очрашу хакында белми калган. Журналистлар белән очрашуда телеканал җитәкчесе урынбасары Данил Гыйниятов кына бар иде. Илшат Әминов та, Мәдинә Тимерҗанова да татар каләм ияләре белән очрашырга кирәк дип тапмаган.

«Хәерле иртә, Здравствуйте!»

Данил Гыйниятов сүзләренчә, бүген көн кадагына җавап бирмәгән, искергән тапшырулар ябылган. Ясин чыгылган тапшырулар исемлегендә – “Мәдәният дөньясында”, “Яшьләр online”, “Караоке battle”, “Нәсыйхәт”, “Җомга вәгазе”, “Дин вә хаят” һәм башкалар. Дөрес, алар урынына “Таяну ноктасы”, “Ком сәгате”, “Кайнар хит”, «Кичке аш», “Җырлыйк әле!” кебек яңалары чыгачак һәм элеккеге проектлар эфирга кайтарылачак. Ялларда репертуардан төшеп калган татар спектакльләрен күрсәтә башлаячаклар.

“Эфир” каналындагы криминал хәбәрләр турындагы “Перехват” игезәге буларак ТНВда “Вызов 112” тапшыруы чыгачак. Иртәнге якта урысча “Будильник”ка өстәп “Здравствуйте!” тапшыруы тамашачылар күңелен күрәчәк. Әмма урыс телле проектлар хакында очрашуда артык сүз куертылмады. Шунысын әйтергә кирәк: яңа програмнарга күз салганда, Миләүшә Айтуганова мирасыннан арыну процессы бара дигән хис кала. Мәсәлән, Айтуганова «баласы» – “Җомга киче” белән хушлашалар. Концертлар оештырып, керемнәрне арттыру, шуны ук эфирда күрсәтү гадәте калачак. Бу эш айга бер оештырылачак “Болгар” радиосы концерты буларак дәвам итәчәк.

Татарча сәясәт турында сөйләшү булачакмы?

Данил Гыйниятов очрашуда ТНВның телевизион контенты күбрәк күңел ачуга корылганын яшермәде. Татар телендә иҗтимагый-сәяси тапшырулар чыгачак дип өздереп әйтә алмады. ТНВдагы бу тармак тулысынча Мәдинә Тимерҗанова кулында.

Шулай да Азатлыкның “Көн кадагына җавап бирә торган, актуаль проблемнарга ачыклык кертә торган татарча тапшырулар булачакмы?” дигән соравына Данил әфәнде: “Моңа берникадәр “Ком сәгате” белән “Таяну ноктасы” тапшырулары җавап бирәчәк. Аларда актуаль проблемнар күтәреләчәк. Бәлки, киләчәктә “Таяну ноктасын” көн саен кич чыгарлык итеп ясый алырбыз. Көнүзәк мәсьәләләр шунда күтәрелер иде. Татарча фикер әйтә торган экспертлар юк дигән караш яши. Әмма федераль каналларга күз салыгыз, барысында да бер үк кешеләр. Владимир Жириновский көн саен сөйли. Татарда андый экспертлар азрактыр, тик фикере бар икән, көн саен сөйләсә дә бер зыяны юк”, дип әйтте. Әмма мондый чыгарылышларны оештыру әлегә планда гына дип кабатлады Данил Гыйниятов.

Татарга игътибар кимеде. Сәбәбе – сайлаулар

Соңгы вакытта ТНВ каналын караучылар биредә татарлык өлеше бик нык кимеде дип зарлана. Бу “Татарстан хәбәрләре”ндә бик нык чагыла. Бу тапшыруда татар проблемы күтәрелми диярлек. Мәсәлән, Казанда Әби патшага һәйкәл кую мәсьәләсе тирәсендә дә җәмәгатьчелектә чыккан бәхәстә ТНВ каналы шәһәр мэриясе оппонентларының фикерләрен тураклап тәкъдим итте яки гомумән исәпкә алмыйча эш итте. Бүген татар халкы алдында проблемнар әледән-әле чыгып тора.Татар мәктәпләре ябыла, татар кызлары мәктәпкә яулыктан йөрү хокукы өчен көрәшеп мәхкәмә юлын таптый. Йә мәчет тирәсендә гауга, йә татар кешесе эшкә урнаша алмый. Көн саен нидер калкып чыга. Тик бу мәсьәләләрне ТНВ читләп уза. Ә менә җыр-бию мулдан.

Азатлык “Татарларга кагылган проблемнарга күз йому өстән төшерелгән күрсәтмәме, әллә бу ТНВның үзе сайлаган эш юнәлешеме?” дип кызыксынды.

“Өстән бернинди дә күрсәтмә юк. Мин җаваплы булган тапшыруларны әйтәм алам. “Татарлар”га басымны көчәйттек. Яңа концепциясен булдырдык, тапшыру кадрлар ягыннан баетылды. Төбәкләрдәге хәбәрчеләргә пробемнар яктыртырга дигән бурыч куелды. Саллырак материаллар кирәк.

Хәбәрләргә килгәндә, башлангыч чорда кимчелекләр була торгандыр. Анда көчле, тәҗрибәле журналистлар эшли. Бәлки, бу вакыт аралыгында чыннан да татарлык кимегәндер. Әмма сайлау алдыннан була торган хәл. Шул сәбәпле яңалыклар системы тетрәнү кичерә, сайлау темасына күбрәк басым ясала. Вакытлыча гынадыр”, диде Данил әфәнде.

«Яшь ТНВ» язмышы хәл ителә. Аерым канал булырга лаеклымы?

Азатлык “Яшь ТНВ” язмышы хакында да белеште. Вакытында ул аерым канал итеп эшли башларга тиеш иде. Бу эшне оештырырга җитәрлек итеп Татарстан казнасыннан акчасы да бүлеп бирелде. Әмма башкортларның «Тамыр», кырымтатарларның «Лалә» кебек «Яшь ТНВ» башка чыга алмады. Мәсьәлә татар балалары һәм яшүсмерләр өчен тапшырулар бары тик аерым бер вакыт аралыгында чыга торган итеп кенә хәл ителде. Аерым канал буларак эшләргә дәрәҗәсе җитмәгән. Әлегә «Яшь ТНВ»ны интернетта тәүлек дәвамында күрсәтүне оештырырга телиләр.

“Бүгенге көндә “Яшь ТНВ” язмышы хәл ителә. Татарстан мәгариф һәм фән министрлыгы, аның каршында эшләүче иҗтимагый шура бу хакта фикерләшә, аларның утырышлары уза. «Яшь ТНВ»ның аерым канал итеп эшләү тәкъдимен Татарстан президенты хупласа, бюджеты расланса, канал булачак.

Әлегә балалар өчен каналны интернетта карап булачак. Аны сигез сәгатьле итеп эшлиячәкбез. Дүрт сәгате – үзебезнең көч белән әзерләнгән тапшырулар, калган дүрт сәгате – сатып алынган продукцияне тәшкил итәчәк. Тәүлек дәвамында сигез сәгать саен ул өч тапкыр кабатланып күрсәтеләчәк. Бюджет күләмен әйтә алмыйм, чөнки бу әлегә расланмаган”, диде Данил Гыйниятов.

ТНВ каналының көндәшләре бүген күп. Хәзер “Мәйдан” да, ТМТV каналлары да эшли. Аларны фон итеп кабызып куючылар шактый. Татарстан буйлап санаганда республика канналары арасында беренчелек – ТНВда, ди Гыйниятов. Ә менә казаннарның күңелен яулау авыррак бара. Урыс телле каналлар белән аудитория өчен көрәштә көндәшлеккә чыдау авыр. ТНВ тулысынча татар теленә күчсә, хәерлерәк булыр иде, дигән фикерләр күптән әйтелә. Әмма бу хакта алга китеш юк. Һәрхәлдә Данил Гыйниятов: “Бу турыда җавап бирергә вәкаләтем юк”, диде һәм 100 процент татарча сөйли торган ТНВ Планета барлыгын искә төшерде.

ТНВ каналындагы контентка күз салганда, урыс телле белән татар телле эфир вакыты 50/50 дип ышандырдылар. «Дөрес, кайчак урысча эфир артып та киткән очраклар була», дип әйтте Данил Гыйниятов.

5 комментариев

ТНВ телеканалында нишләптер татарча сәяси тапшырулар юк,мәскәү әйткәнне генә кабатлап утыралар.Ә татарның сәяси карашлары мәскәү белән бертөсле генә була алмый.Минем мәсәлән:Рафаэл Хакимов,Дамир Исхаков,Римзил Вәлиев,Фәндәс Сафиуллин,Фәүзия Бәйрәмоваларның хәзерге чорга сәяси карашларын тыңласым килә.Аннан Илшат Әминов бу көздән Ак Барсның хоккей уеннарын ТНВ-Планета каналы аша татарча тапшырырга вәгъдә иткән иде.Без,җанатарлар түземсезлек белән көтәбез!

«Татарлар» хорошая передача . Вообще нужно больше фильмов снимать на родном языке , надоели эти дешевые сериалы с татарским переводом .

ТНВ еще с первого дня своего существования должен был быть только татароязычным. И не было бы необходимости в ТНВ-Планета. Все ресурсы можно было бы направить на развитие одного, но интересного современного канала. А сегодня наоборот русская речь на канале звучит чаще татарской, особенно в последнее время после изменений в руководстве. На канале есть одна общественно-политическая передача — 7 дней. Ведет гендиректор Аминов. Выходит каждую неделю. В этой передаче два татарских слова: исэнмесез и сау булыгыз. Все! Ну сделайте хотя бы попеременно: одну неделю на русском, другую на татарском. Сколько можно петь и танцевать? Когда начнут обсуждать проблемы татар на татарском языке? Скоро вымрут все писатели, политики еще способные грамотно излагать свои мысли на татарском языке. Тогда уже точно приглашать будет некого. На сегодня ТНВ это канал пенсионеров и деревенских жителей. Город его не смотрит, потому что содержательная часть не дотягивает до русскоязычных каналов, а только ради родного языка городской житель смотреть не будет. Только конкурентоспособный, современный контент способен вернуть татароязычного зрителя на канал. Но могут ли сегодняшние руководители вроде Аминова, не способного вести передачу на татарском языке, Гиниятова, который ни на что не уполномочен, Тимерзяновой, владеющей родным языком на троечку, сделать такой канал?

это рисковые шаги по лезвию ножа , а вот чем кончится эти похождения после выборов?! это ещё тот вопрос.

Всякий телеканал живет за счет рекламы. Переход полностью на татарский язык сулит телеканалу потерю русскоязычных зрителей и части своих рекламодателей.

📎📎📎📎📎📎📎📎📎📎