Внеклассное мероприятие Сау бул, Әлифба!

Внеклассное мероприятие Сау бул, Әлифба!

Укытучы . Хәерле кич, кадерле әти-әниләр, кунаклар, укучылар!

Бәйрәмсез бик күңелсез бит,

Күңелсездер сезгә дә.

Бәйрәмнәр кирәк сезгә дә,

Кирәк һәммәбезгә дә!

Бәйрәмнәр кирәк әтигә,

Бәйрәмнәр кирәк әнигә,

Бабай белән әбигә!

Бәйрәмнәр бездә җитәрлек

Үзе бәйрәм балачак!

Балачакның шат еллары,

Балачакның шат җырлары

Мәңге истә калачак!

Бәйрәмнәр бик күп болай да,

Ә шулай да, ә шулай да

Иң шәп бәйрәм - әлифбалы балачак

Мәңге истә калачак !

“ Без хәзер укучылар ” җыры.

1 ук. Тышта матур яз җиткәндә

Без җыелдык бәйрәмгә.

Безнең шатлык эчкә сыймый

Сезгә ничек сөйләргә?

2 ук. Бүген бездә зур тантана

Моңсу да ул, ямьле дә,

Әлифбабыз китә бездән,

Бу көн калыр хәтердә.

3 ук. Алтын яуган көзге көндә

Тыйнак үттек класска,

Әлифбаны кулга алдык,

Әй, сөендек шул чакта.

Укытучы. Әйе, кабатланмас балачак иленең иң шәп бәйрәмнәренең берсе Әлифба бәйрәменә җыелдык без. Җир йөзендә кем генә булмасын, кайда гына хезәт итмәсен, ул зул дулкынлану белән үзенең нәни кулларына тәүге тапкыр әлифба алганын искә төшерә. Чөнки һәркемнең дә белем дөньясына аяк атлавы Әлифбадан, Азбукадан башланган. Димәк, Әлифба китабы озын гомерле, тирән мәгънәле, бәһасез байлык ул.

Балаларның барысы да укырга, язарга, матур итеп сөйләргә, хикәяләр төзергә, шигырьләр сөйләргә өйрәнде. Әлифба бәйрәме сезнең өчен дә зур тантана.

Бәйрәмебез котлы булсын!

4 ук. Иң якын дустыбыз

Булдың син гел безнең

Һәр хәреф елмаеп

Әйтте үз исемен.

5 ук. (“Ә” хәрефе белән)

“ Әни”, - дип телем ачылган

Әни сөйгән, назлаган,

Кайсыгыз соң дәфтәренә

“ Ә” хәрефе язмаган.

Лимон үскән җылы якта

Бигрәк тә ямьле, диләр.

“ Л” хәрефен яхшы белсәң,

Лимон да тәмле, диләр.

Бер карасаң, үзе кырда була,

Исең китә башак җырына.

Бер карасаң, табын түрендә ул,

Җыя барсын үзе кырына.

Фил бүрәнә ташып йөри,

Коры урман эчендә,

Һаман тора күз алдында,

Күрсәм дә тик. төшемдә.

Бөрлегәнем, җиләгем, дип

Иркәли мине әни.

Мин бит әле бик кечкенә,

Мин бит әле бик нәни.

А хәрефе бик күп җирдә:

Алма, акбур, агачта.

А хәрефен яратабыз,

Өйрәнәбез иң башта.

11 ук. Сизелмичә үтте көннәр,

Хәреф арты хәрефләр,

Башка китап көтә безне,

12 ук. 39 хәреф белән

Таныштык без тиз генә,

Олы ярдәмче булдың син,

Рәхмәт инде, Әлифба!

Бергә : Рәхмәт сиңа, Әлифба!

Әлифба. Мин Әлифба, таныйсызмы,

Танымыйм дип тормыйсызмы?

Юктыр, юктыр, ышанам,

Сезне күреп шатланам.

Яхшы дигәч, укытучыгыз,

Хәзер инде зур кешеләр,

Балалар, булдыгыз сез.

Яратып укырсыз сез.

Ул китаплар бик күп төрле,

Анда барсы язылган,

Елгалар һәм диңгезләр,

Җир дә түгәрәк икән.

Күк йөзенең юк чите,

Яңгыр, яшен, күк күкрәүләр,

Бар да могҗиза икән.

Барысы да кайчандыр

Парта артына утырып,

Укытучы . Дөрес, күреп кенә калмаганнар, ә аны өйрәнгәннәр. Әйдәгез әле без дә Әлифбаның безне нәрсәгә өйрәткәнен к ү рсәтеп китик.

1 ук. Әлифбада утыз тугыз

Хәрефне без өйрәндек,

Җырлар итеп җырладык та,

Шигырь итеп сөйләдек.

2 ук. Хәреф безгә юлны ачты

Шигырьләр һәм хикәяләр

Өйрәндек без тиз генә.

3 ук. Сәнгатьле итеп сөйләргә,

Өйрәттең син, Әлифба.

4 ук. Кызларны ул зур ярдәмче,

Булышчы булсын диде.

Эшләгән һәрбер эшләре

Елмаеп торсын диде.

5 ук. Ә малайларга Әлифба

Өйрәтте җитез булырга.

Батыр, кыю кешеләрдән

Үрнәк алып торырга.

6 ук. Өйрәтте Әлифба безне

Бул син, дустым, дияргә.

7 ук. Курыкмаска салкыннан,

Яңгыр, яшен, карыннан.

Дус булсагыз, яратсагыз,

Файда тияр барыннан.

8 ук. Өйрәтте чиста булырга,

Усал, ямьсезләрдән безгә

Җыр “Өйрәтәләр мәктәпләрдә”

А – Алма диләр алларын да

Яшелен дә, агын да

Гел аласы килеп тора

Алма дигән чагында.

Г- Гөмбә, гөмбә, гөмбәкәй

Нигә син бик бәләкәй

Иртән су эчәр өчен

Аннан зур үсәр өчен.

К – Кысла кысты бармагымны

Ай-яй каты кыстырды.

Кыскычларын кыскан килеш

Өйгә кадәр чаптырды.

Л – Күзләремнән яшьләр чыкты,

Капкан идем лимонны.

Сары булгач, бик тәмле дип

Белгән идем мин аны.

Җ – Җырлый – җырлый Наҗия

Болында җиләк җыя.

Җем-җем итә күлмәге

Бик тәмле җир җиләге.

Т – Тавы, тавы текә икән

Тавыклары симез икән.

Йомыркалар сала икән.

Б- Бака, бака, ба-ка-ка

Бака яңгыр ярата

Болыт күрсә, яңгыр килә

Диеп хәбәр тарата.

Д – Дәфтәр һәрчак чиста минем

Матур-матур рәсем белән

Бизим әле битләрен.

Ү- Бака кебек бак та бак

Бак та бак килә үрдәк.

Менә шулай була ул

Бакадан алсаң үрнәк.

З- Зәңгәр һава, зәңгәр су

Күлмәгем дә зәңгәрсу.

Чәчәк зәңгәр, күк зәңгәр

Бөтен дөн ь я зәп-зәңгәр.

Х- Кычкыралар : “Бәр!Гол!Ура!

Дер селкетә стадион

Гөр килә хоккей.

Ө- Өй ясадым бизәп-бизәп

Әтием дә мактап куйды

Ч – Чебиләрем сап-сары

Бигрәк матур чаклары.

Кызгансыннар дип юри

Кайберсе елап йөри.

Әлифба. Күреп торам бик күп нәрсә

Сезнең хәтердә калган.

Тагын бер дустыгыз бар,

Ишек артында торган.

9 ук. Әйдә инде, кыенсынм а,

Азбука, син түрдән уз,

Әлифба кебек, безгә син

Ярдәм иткән якын дус.

(Укучы Азбуканы җитәкләп алып керә).

10 ук. Онытмабыз сине дә без,

Һәрбер битең кадерле,

Сөйләп күрсәтәбез әле,

Син өйрәткән шигырьне.

1) Бежит по дороге

Такая добрая собака.

2) Лётчик водит самолеты

Это очень хорошо.

Повар делает компоты

Это тоже хорошо.

Хорошо играть футбол

Баскетбол и волейбол

На коньках скользить легко

11 ук. Ял минутлары да истә,

Күрсәтеп китик әле,

Сәламәт, җитез булырга,

Өйрәтте алар безне.

1) Тәрәз каршына килгән бер чыпчык,

Мине чакыра: - Чык әле, чык, чык!

Алдый ул, беләм, гел шулай итә

Йөгереп чыксам, оча да китә.

2) Вот мотор включился

К облакам поднялись

Вот мы тут приготовили парашют

Парашюты все расскрылись

Дети легко приземлились.

3) Кара каргалар килде

Түбәдән тамчы тама.

Көндез көн җылы була,

Суыта кичкә таба.

Тамчылар тама тып та, тып

Аларны булмый туктатып,

Алар яз китерәләр.

Математика. Исәнмесез, кадерле дусларым ! Бәйрәмегез белән сезне. Сез инде Әлифба белән бергә мине “Математика” ны да өйрәнә башладыгыз, күп мисаллар, мәсьәләләр чишәргә өйрәндегез. Әйдәгез әле “математик кунаклар” – цифрлар турында шигырьләр дә тыңлап китик әле.

“ 1” ле

Берле санын язып куйсаң

Була таяк шикелле

“ 2” ле

Аккан муены кебек борсаң

“ 3” ле

Ике яртышар боҗраны

Кушсаң син “3” ле була.

“ 4” ле

“ 4” не әйләндереп куйсаң

Урындык төсле була.

“ 5 ” ле

Койрыгы өстә, муены аста

Шушы санны “биш” димен.

Һәр кулымда, аягымда

Бармакларым биш минем.

“ 6” лы

Түгәрәккә өстим койрык

Шулай язам алтыны.

Алты җирдә дөрләп яна

Алты учак ялкыны.

“ 7” ле

Бусы җиде диде абый

Бер сан язып тактага.

Көннәрне саный башладым

Җиде чыкты атнада.

“ 8” ле

Аслы өсле ике балдак,

Белмәсәгез, үзем әйтәм,

Бу була инде сигез.

“ 9” лы

Алтылыны әгәр дә син,

Баштүбән борып язсаң.

Килеп чыга яңа цифр,

“ Тугыз” лы була ул сан.

“ 10” лы

О хәрефе кебек билге бар,

Нул ь дип йөртәләр аны.

Сул ягына өстә берне,

Килеп чыга 10 саны.

Бергә . Рәхмәт сиңа, математика!

( Ашыга-ашыга “5”ле керә. )

“ 5”ле. Миннән башка бәйрәмне

Уздыралар инде әллә?

12 ук. Юк ла инде, бишле дус, һәрбер билге хәтердә.

1 ук. Беренче көннән үк сине

Якын иттек һәммәбез,

“ 4” ле дус кая китте соң,

Чакырыйк әле, әйдәгез.

(“4” ле билгесе керә).

“ 4” ле билгесе. Дусларым, мин монда торам,

Телим сезгә теләкләр.

“ 4” ле белән, “5” ле белән

Көчле булсын беләкләр.

(“3” ле билгесе һәм “2” ле билгесе кочаклашып керә).

“ 3” ле билгесе. Сине чакырдылармы, ахирәт,

“ 2” ле билгесе. Мин кемнән ким, матурлыгыма

Сокланмас тик кем генә?!

“ 3” ле. Әйе шул, киттек, ахирәт

Безне көтәләрдер, шәт.

“ 2” ле. Уйнап көлеп күңел ачыйк,

Белемсез дә бик рәхәт.

2 ук. Якын килмәгез безгә сез,

Сездә бар йогышлы чир,

Белемгә омтылабыз һәр көн,

Түгеп җиргә кайнар тир.

3 ук. Матурлык зур роль уйнамый

Кеше булсын намуслы.

Тәүфыйкъ белән көн күрсен ул.

Эчкерсез һәм ягымлы.

4 ук. Дөрес итеп утырып,

Язам җайлап, матурлап,

Ярамый бит дәфтәргә

Төшерергә кара тап.

Апа әйтә: хәрефләр

Тигез генә язылсын,

Синең язган язуны

Бар кеше дә танысын.

Бар хәрефне таныдым,

Авылга хат языйм әле,

Бабамны бик сагындым.

5 ук. Бу көйне, бу җырны

Кушылсын һәр бала.

“ Әлифба” җыры.

“ Әдәби уку” . Исәнмесез, минем матур,

Мин котлыйм ихластан

Уңгансыз һәр яктан.

“ Татар теле”

Мин “Татар теле” буламын.

Күрәм, Әлифбаны өйрәнгәнсез,

Матур итеп сөйлисез.

Туган телне яратсагыз,

Тагы да күп белерсез.

Туган тел – иң татлы тел.

Туган тел– иң тәмле тел.

Тәмле дип телең йотма,

Туган телне онытма!

Туган тел ул бездән соң

Яшәр өчен туган тел.

Дәшәр өчен туган тел.

Әлифба . Яратып укыгыз,

Һәр ике кита пны ,

Анда күп әкиятләр,

Рәсемнәр күп тагын.

Ө йрәтер ләр алар

Җыр “ Китап ”

Әлифба . Менә, дуслар, минем сездән

Китәр сәгатем җитте.

Сөекле туган илне.

Әти-әни җир йөзендә

Иң кадерле кешеләр,

Туган илне икенче төрле

Ватаным минем, диләр.

Уңышлар теләп калам мин

Зур үсегез һәммәгез,

“ 5” ле белән дус булыгыз,

“ 3” ле эләктермәгез.

Бергә . Рәхмәт сиңа, Әлифба,

6 ук. Әлифба, әлифба,

Ачкан көн хәтердә

Зур бәйрәм шикелле.

7 ук. Иң якын дустыбыз

Булдың син гел безнең.

Һәр хәреф елмаеп

Әйтте үз исемен.

8 ук. Әлифба, әлифба,

Китәсең бит инде,

Җыр итеп җырларбыз

Иң соңгы битеңне.

Укытучы. Кадерле балалар! Безнең Әлифбаны өйрәнүдә зур көчләрен куючылар - әти-әниләребез. Әйдәгез, аларга зур рәхмәтебезне белдерик(Укучыларның үз куллары белән әзерләнгән бүләкләре тапшырыла).

9 ук. Сезгә зур рәхмәтебезне

Олы ярдәмегез өчен

“ Әдәби уку” . Китап – ярдәмчең синең,

Дустың, киңәшчең синең,

Ул хөрмәткә бик хаклы

Кадерлә син китапны.

“ Азбука ” . Почмакларын бөкләмә,

Битләрен дә ертма, син

Керле кул белән аны,

Беркайчан да тотма син.

“ Татар теле” . Күзең белән кара син,

Күңелең белән уйла син,

Уен уйлап, язуыңны,

Ялгыш язып куйма син.

“ Математика ” . Кат-кат уйла хисапны,

Дөрес чыгар шул чакны.

Уйла җитез, уйла тиз,

Биш кат үлчә, бер кат кис.

“ Әдәби уку” . Дәфтәрең чиста булсын,

Китабың көлеп торсын,

Ачып җибәргәндә син,

Укытучы. Укучыларым, кунакларыбыз алдында соңгы сүзебезне әйтик. Бәйрәмебез ахырына якынлашып килә.

📎📎📎📎📎📎📎📎📎📎